ТУЗЫЛУ ф. 1) к. тузу I (1 – 2 мәгъ.) тузгу I (1 – 2 мәгъ.); таралу, сибелү. Дөньясы тузылган, эшләрендә тәртип беткән. Г.Ибраһимов. Салкын боз астында чәчләре тузылып яткан үле гәүдәсен күз алдына китерү белән, чәчләре үрә торды. Һ.Такташ. Һава тын, завод торбаларыннан кара төтеннәр, әкрен генә тузылып, кыекланып китә иделәр. Ш.Камал

Тузыла башлау Тузылырга тотыну. Шуннан соң безнең халык тарала-тузыла башлый да инде. Җ.Юныс

Тузыла төшү Бераз тузылу. Нәкъ шул диван турында, стенада, зур ак сакаллы, тузыла төшкән озын ак чәчле, зур чал мыеклы --- Маркс басып --- тора. Г.Ибраһимов

Тузылып бетү Тәмам, бөтенләй тузылу

Тузылып китү Кисәк кенә тузыла башлау

Тузылып яту сөйл. Әле, хәзерге вакытта тузылган булу. Гөлкәй, Рәмиләнең тузылып яткан берничә китабын кулына алып, уку залыннан чыкты. Х.Ширмән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә