ТУЗУ II ф. 1) Озак куллану яки еш файдалану нәтиҗәсендә әйберләрнең ныклыгы югалу, искереп эштән чыгу; таушалып яраксыз хәлгә килү. Броня туза, җимерелә, ә кеше чыдый, яши. Х.Камалов. Яратып кигән кием тиз туза шул ул. К.Кәримов. Авыл хуҗалыгы техникасы да, кыр эшләренә караганда, урман арасында күбрәк ватылып туза икән. Г.Нурулла 2) күч. Картаю, зәгыйфьләнү, хәлсезләнү, өшәнү, бирешү. Кырык биштән узган хатын нык туза. Х.Камалов. Бераздан, эшсез йөргән улына эче пошып, әнисе: – Ичмаса, бәрәңге сабагын чабар идең. Әтиең бик тузды, бик картайды бит, – диде. М.Мәһдиев 3) күч. Бозылу, файдаланырлык, йөрерлек булмау. Эшче кызы диләр аны. Юеш подвалларда төтен эчеп үскән ул. Каткан икмәк белән тәнен аның Тырнап йөрде Тузып беткән иске юл. Г.Кутуй. Сугышка хәтле Җиләкле халкы үз көче белән үзәк урамга таш җәйгән булган. Хәзер ул әкренләп туза башлаган, күп җирендә чокырлар хасил булган иде. М.Вәлиев Туза бару Торган саен ныграк тузу. Искереп туза барган йортлар, җимерелә башлаган каралты-кура кемнең генә күңелен күтәрсен?.. Г.Галиева. Без картая, туза барабыз... Л.Шагыйрьҗан Туза башлау Тузу билгеләре күренү. Сугыш башланганнан бирле май заты күрмәгән паркеттан чыгамы ул тавыш, әллә бу киң балаклы купшы ирнең туза башлаган, ләкин пөхтә саргылт ботинкаларыннанмы? М.Мәһдиев. Кием-салымны, туза башлау белән, үзе ремонтлап куя. Ф.Садриев Туза тору Барысы да бер-бер артлы тузу. Тора-бара ул рәсемнәр альбомнарга күчте, бала-чага уйнап, ерткалап, туза торды. Ш.Галиев. Узганнар уза торсыннар, Тузганнар туза торсын, Ниятем – саф, иманым – шарт, Каршыны Аллаһ орсын. Ә.Гаффар Туза төшү Тагы да ныграк тузу; аз гына тузу. Бары түр яктагы өстәл өстендә генә пөхтә итеп дүрткә бөкләнгән, чит-читләре саргайган һәм бераз туза төшкән ап-ак кәгазь бите ята иде. Л.Шәех. Гыймазетдиннән калган өй туза төшкән иде. Сөембикә Тузып бару Туза башлау, акрынлап тузу. Көрән кофтасы тузып та бара инде. Н.Хәсәнов. Хәсбиҗамалларның каралты-кура тузып бара, өйдә ир заты юк иде. М.Мәһдиев Тузып бетү Тәмам тузу; барысы да тузу. Сездән алган посылка бүзеннән ясаган кулъяулыклар югалып, тузып беткәннәр иде инде. Х.Туфан. Нәфисә әби чит-читләре тузып беткән альбомны кулына алды. М.Галиев Тузып җитү к. тузып бетү. Имеш, ул машина, өр-яңа булмаса да, яртылаш та тузып җитмәгән булган? Х.Камалов. Табиб чакырганнар. Дарулар кулланганнар. Күрәсең, организм тәмам тузып җиткән булган, ул күзен йомган. Татар театры Тузып килү Туза башлау. Әнә диван-караватның пружиннары кабыргага төртә, әнә, суыткыч тузып килә. Сәгыйтемнең чалбары тузып килә икән, хезмәт хакымны алу белән чалбар юнәтергә булыр, Алла боерса. Ф.Яруллин. Йорт-җирләре дә тузып килә. Г.Галимуллина Тузып утыру Әле, хәзерге вакытта тузу. Әмма йортны бетерәсе килми әле. Тәрәзәләренә такта сугылган, тузып утыра, ләкин бетерәсе килми. М.Мәһдиев Тузып яту сөйл. Озак вакытлардан бирле тузу. Автопаркта чәчелеп, тузып яткан иске бульдозерын көч-хәл белән сафка бастыра алгач, ул, ниһаять, кырга көзге сукага чыкты. Х.Ибраһим |