ТУЗУ I ф. 1) Вак, җиңел, очучан әйберләр төрле якка очып таралу. Балъягарда тузан гына тузып калды. К.Кәримов. Тагын тузды буран, тузды кар, Табигатьнең төрле көне бар. А.Нәҗми

2) Тәртипсез рәвештә төрле якка таралу, сибелү. Каен яфраклары тузды Минем чәчләрем кебек. Ә.Ерикәй. Ә башында бернәрсәсе юк: чәчләре тузып, күзләренә төшеп тора. В.Нуруллин

3) Әйберләрнең билгеле бер урнашу тәртибе бозылу, чуалу; тәртип бетү. Тузып яткан шалаш эче, самогон шешәсе --- барысыннан да ачыграк булып күз алдында гәүдәләнделәр. Г.Гобәй. Өй эче тузган. Р.Батулла. «Оям тузды!» дигән уй йөрәген өтеп алды... Р.Хәбибуллина

4) Оешкан бер төркем таралу, таркалу. Зур таш бинаның эче үзалдына бер завод, фабрика яки тузган умарта оясы шикелле гөрләп тора. Г.Ибраһимов. Олылар күрсә ачуланалар, кош оясын туздырырга ярамый, үз ояң тузар, диләр. Алар сүзе дөрескә чыкты: Күчтавылдагы оя да тузды, Янтыктагы оя да тузды. Н.Фәттах

5) күч. Җимерелү, бетү, таралу, юкка чыгу

6) күч. Бик каты ачулану, әрләү, дулау. Тик артыгын дулап, тузып булмый, Күпме ярсысаң да узып булмый Егерме биш яшьлек акылны. Р.Миңнуллин. Дуамал тамада тагы туза: – Кайда баш кодагый? Р.Камал

7) күч. Үзара бәйләнешү, ярсу, усаллану, тәртип бозу. Исмәгыйльнең эчеп, тузып йөрүе, төрле начарлыкларны эшләве турында сөйләгәч: – Председательлеккә сине үткәрәбез, – диешеләр. Һ.Такташ. Үзе кебекләр белән дөньяның маен сыкты: гүләйт итте, азды, тузды. Н.Гыйматдинова

8) күч. Кирәксезгә, юк-барга сарыф ителү. Бүген акча шактый тузды, шуңа күрә, уку беткәч, тулай торакка җиде сумлык трамвайда кайттым. Г.Галимҗанова

9) күч. Бушка китү, юкка чыгу, акланмау, гамәлгә ашмау. Өметләр тузу

Туза башлау Тузарга тотыну

Туза төшү Тагы да бераз тузу

Тузып алу Тиз арада, аз гына тузу

Тузып бетү Тәмам, бөтенләй тузу

Тузып китү Кинәт кенә туза башлау. Галиәкбәр агай тузып киткән вакытларда, абыстай хәзрәтне малай аркылы чакырт[а]. Ш.Мөхәммәдев. Хәзер нишлисең инде, бармыйм дип кәҗәләнә башласаң, абзыкай я тузып китәр, аның талканы һәрвакытта коры була. Ә.Еники



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә