ТУЗДЫРУ II ф. 1) Еш һәм озак кулланып таушалдыру, искертү, гамәлдән чыгару. Аягындагы күн итекләренә генә күз сал син, гомер туздыра алмассың. М.Хәсәнов. Вакыт җан иясен картайта, әйберләрне туздыра, берәүне дә аямый. Н.Әхмәдиев. Ышанмасаң, әнә егетләрдән сора, мин – дүрт-биш аккордеон туздырган кеше. Р.Миңнуллин

2) күч. Картайту, хәлсезләндерү; таушалдыру. Гомумән, йөрәкне нык туздырган ике һөнәр бар: ихлас укытучы, чын режиссёр. Р.Батулла

Туздыра бару Эзлекле рәвештә, рәттән туздыру. Киемнәре яхшыдан булса да, бүреге генә иске. Эшкә кия торганы. Бүтәне юк шул. Малайлары киеп туздыра бара. Ф.Яхин

Туздыра төшү Тагы да ныграк туздыру; аз гына туздыру

Туздырып бетерү Бик нык туздыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә