ТУЗДЫРУ I ф. 1) Вак, җиңел, очучан нәрсәләрне төрле якка тарату, очырту. Каты җир өстеннән ак тузан туздырып себергән җәяүле буран аның болай да ярсып чәбәләнгән уйларын тәмам аздыра, --- түземлеген соңгы чиккә җиткерә. А.Вергазов. Төньяктан исеп куйган зәһәр салкын җил шул хат кисәкләрен туздырып, каядыр очыртып алып китте. Х.Ибраһим 2) Җилфердәтү, тибрәтү (чәчне, ялны һ.б.ш. тур.). Җил икесенең дә чәчләрен туздыра иде. Р.Вәлиев. Күктимер, кара ат --- хәтәр итеп кешни, башын чайкый, ялларын туздыра. Р.Камал 3) Билгеле бер тәртиптә яки үз урынында торган әйберләрне урыннарыннан алып, урнашу тәртибен бозып, төрле якка ыргыту, тарату; чәчү. [Үгез] баш бирми, янәсе. Арбаны вата, көлтәләрне туздыра. Р.Ишморат. Өйгә кем кергәнен, бар әйберне туздырып ни эзләвен дә аңлады Зәнфирә. Ф.Садриев 4) Бербөтен нәрсәне җимерү, сүтү, таркату. Балачакта ук кош ояларын туздыра идең. Ф.Садриев. Әтисенең исереп кайтып бөтен җирне туздыра торган гадәте бар, шунда кулына эләгеп харап итә күрмәсен, дип курыкты малай. А.Мансуров 5) күч. Куып тарату, тар-мар итү. Хәтта Колчак гаскәрләрен Урал тауларыннан көнчыгышка куып, туздырып чыгарган чакта, бер көнне акларның контрһөҗүме вакытында могҗиза белән генә аларга әсир эләкми кала. З.Зәйнуллин. Чыңгыз чираттагы яуларының берсендә Тангут патшалыгын туздыра. А.Хәсәнов 6) күч. Бик нык ачулану, шелтәләү. – Ачуланган, – дип уйлады Хәлим, – мөгаен, туздыра инде бүген. И.Гази. Туздырып алып чыгып китә дә юл буена игәүли хатыны, кайткач йокы күрсәтми котыра. К.Кара 7) күч. Кирәксезгә, юк-барга сарыф итү. Кемнәрдер булган байлыгын Канар утрауларында туздыра, кемдер Урта диңгез ярында сарайлар сала ---. Т.Миңнуллин. Алисә уңга-сулга акча туздыра торган кыз түгел, һәр тиенен чутлап кына тотар. Р.Габделхакова Туздыра бару Рәттән, эзлекле рәвештә туздыру. Тапкан малларын икәүләп туздыра баралар. Р.Батулла. --- Мин акчасыз кеше түгел. Ләкин мин аңа табынмыйм. Кергәнен туздыра барам. Р.Фәйзуллин Туздыра башлау Туздырырга тотыну. Рәтләр арасыннан очып кына йөргән Дамский аңа каршы уйнаучыларны берәм-берәм туздыра башлады. А.Хәсәнов. Халык имансызлана төште. Төшмичә соң, көн саен, адым саен Аллаһы Тәгаләгә тел тигереп, мәчетләрне туздыра башлагач. Н.Әхмәдиев Туздыра бирү Бернәрсәгә карамастан туздыруын дәвам итү Туздыра килү к. туздырып килү Туздыра тору Озак вакыт туздыру; берәр эш-хәлгә кадәр туздыру. Улы укуын тәмамлап, эшкә керә, акча таба тора, әнисе туздыра тора. Безнең гәҗит Туздыра төшү Бераз туздыру; тагын да ныграк туздыру. --- Качалов театры каршындагы студиядә укып йөргән чандыр гәүдәле, --- беленер-беленмәс күкрәкләре өстенә бөдрә толымнарын туздыра төшеп салган икенче курс студенткасын Рәхилә роленә алып кайта. Сәхнә Туздырып алу Бераз гына туздыру. Тәгәрмәчләр туздырып алган тузан борынга, авызга керә, арбага уралып, безне озата бара. Г.Галиев. Кинәт күңелендә тулган хисләрдән Ләмига Изаелның чәчләрен туздырып ала. Р.Гаязетдин Туздырып ату Кинәттән туздыру. Мунчадан чыгып, чәчләремне туздырып аткан килеш, кичке эңгер хозурлыгында йөзәргә --- дип, ялгызым гына утырган идем. Л.Ибраһим-Вәлиди. Килгән режиссёр – театр өчен чит режиссёр. Килер дә монда, үзе теләгәнчә булмаган нәрсәләрне күрер. Берәм-берәм шуларны туздырып атар. Ю.Сафиуллин Туздырып бетерү Тәмам, тулысынча туздыру. Әниең ул акчаларны күптән туздырып бетергәндер инде. Г.Камал. Без инде үзебез тудырасы буыннар өчен дигән энергияне туздырып бетереп барабыз икән. С.Ибраһимова Туздырып җибәрү Кинәттән туздыру. --- Каршыдагы таллар арасыннан нәрсәдер очып чыкты да учакның сүнеп бетмәгән күмерләрен туздырып җибәрде. Җ.Юныс. Һаҗәр бөдрә чәчләрен туздырып җибәрде ---. Г.Хөсәенова Туздырып карау Туздырырга омтылу. Кеше башына икешәр йомран тия, боларын сатып, акчасын туздырып карыйк әле ---. К.Кәримов Туздырып килү Күптәннән, әллә кайчаннан бирле даими туздыру Туздырып кую Туздырган хәлгә китерү Туздырып ташлау к. туздырып ату. Шулчак бөтен кәгазьләрен үтәли җил туздырып ташлый. Ф.Баттал. Олылар чиркәүне туздырып ташлагач, авылның малай-шалае әлеге контораны туздыра башлады. Г.Рәхим Туздырып тору Һәрвакыт, гел туздыру; хәзер туздыру. Кар берәмтекләп, сирәкләп яумый, ә кушучлап йөзгә сибелгән су кебек: көчле җил, ачу белән, аны каядыр берөзлексез түгеп, туздырып тора. Р.Кәрами |