ТУЗГЫТУ ф. 1) Бергә тупланган, җыелган, берегеп, өелеп, укмашып торган нәрсәләрне тәртипсез рәвештә төрле якка тарату, чәчү. Саламны чанага салуың була, шуны гына көтеп торган җил аны тузгытырга тотына. Н.Әхмәдиев. Хантимер кызарып янган күмер өемен таягы белән бутап тузгытты да өстенә кочагы белән чыбык-чабык томырды. Н.Гыйматдинова 2) Җилфердәтү. Ә аннары ялларын тузгытып чапкан партизан атлары, базлы-чокырлы юллар, кара урман. Г.Әпсәләмов 3) Сүтү, чуалту, билгеле бер тәртиптә торган нәрсәләрнең тәртибен бозу, таркату; тарату, таркату, сибү, чуалту. Саллар тузгытып, урланган бүрәнәләрдән буралар бурап сатучы Мортаза атлы бер адәми затны ике-өч тапкыр тотып җавапка тарттырган. М.Хәсәнов. Авылда без кермәгән кыяр түтәле, без тузгытмаган карга оясы, без төшмәгән кар базы юк иде! Р.Вәлиев 4) күч. Куып тарату; тар-мар итү. Ул Иванның күпләгән кара явына каршы тора, гаскәрен тузгытып, чигенергә мәҗбүр итә. Р.Батулла. Заманында җиңелгән халыкның бар байлыгын талап алганнар, илләрен җимереп тузгытканнар, яндырганнар, изге җирләрен мәсхәрәләгәннәр. Р.Фәйзуллин Тузгыта бару Тагын да ныграк тузгыту Тузгыта башлау Тузгытырга тотыну. --- Җир астыннан янар таудай ут фонтаны бәреп чыкты. Каты җил, аның очкыннарын йолкып алып, әйләнә-тирәгә тузгыта башлады. С.Сабиров. Чама белән үлчәгәндәй, көрт эченә керде дә аяклары белән карны як-якка тузгыта башлады. М.Хәсәнов Тузгыта бирү Бернәрсәне игътибарга алмыйча тузгытуын дәвам итү Тузгыта төшү Бераз, беркадәр тузгыту; тагын да ныграк тузгыту Тузгытып алу Бераз гына тузгыту. Ул --- чәчләрен тиз генә киптерергә теләгәндәй тузгытып алды да янә җыеп артка сыпырды. Н.Хәсәнов. Җил уйнаклап йөри дә, барып бәрелергә урын тапмагач, пыялага сыланып, ыңгырашып куя. Сылу каеннарның бөдрә чәчен тузгытып ала ---. А.Мансуров Тузгытып ату к. тузгытып ташлау. Алар берничә йортны җимергәннәр, ферманы тузгытып атканнар. Татарстан яшьләре. И.Гафуров университетның әле бер структурасына килеп бәрелә, әле икенчесен тузгытып ата. Кәеф ничек? Тузгытып бетерү Тәмам, бик нык тузгыту. Үзе --- чабулап барышлый, өстендәге күлмәгенең якаларын, җиң очларын умыргалап атты, чәч толымнарын тузгытып бетерде. В.Имамов. Фәридә, бераз икеләнеп торганнан соң: – Җил чәчемне дә тузгытып бетерде, – дип җавап бирде. Р.-Н.Гүнтәкин Тузгытып җибәрү Тиз арада яки кинәттән тузгыту. [Ул] чәчләрен бармаклары белән тагын да бераз кабартып һәм тузгытып җибәрде. Ф.Әмирхан. Рәмзия башын горур гына артка чөеп, төлке койрыгыдай чәчләрен тузгытып җибәрә. Ф.Яруллин Тузгытып карау Тузгытырга тырышу Тузгытып кую Алдан тузгыту. Ул башкаларга караганда чибәррәк, төз борынлы, зәңгәр күзле иде. Саргылт чәчләрен юри тузгытып куйган. Казан утлары Тузгытып ташлау Тиз, кисәк, бөтенләй тузгыту. Әйтерсең аның мең йозак белән бикләнгән күңеленә ачкыч яратып керделәр дә таслап-таслап куйган хисләрен тузгытып ташладылар. Н.Гыйматдинова. Казан тагын тузгытып ташланган кырмыска оясын хәтерләтә башлый. И.Хуҗин Тузгытып тору Һәрвакыт, гел тузгыту. Бу – көн дә күренә торган каурый болытка охшамаган. Күз алдында ургыла, бөтерелә, кайный башлады, әйтерсең лә кемдер тузгытып тора. М.Әмирханов Тузгытып яту Шактый озак вакыт тузгыту. Күптән йөрмәгәннәр, ахры – кайчандыр тузан тузгытып яткан юлны куе чирәм күмә башлаган. Г.Гыйльманов |