ТУЗГЫНУ ф. 1) кайт. юн. к. тузгу (1 – 2 мәгъ.). Бик вак бөдрәләнеп, тузгынып, күперенеп, иңнәренә генә җитеп тора торган кыска гына кап-кара чәчле 17 – 18 яшьлек кыз бакча читәне янына килде. Ф.Әмирхан. Тол хатын авырый үзе дә бик каты, Тузгынып өелеп ята бар эшләре. Аң

2) күч. Ыгы-зыгы килү, кычкырышу, талашу. Бүлмәдә мәхшәр: кабаланалар, ай-һайлыйлар, тузгыналар. Э.Касыймов

3) күч. к. тузыну (3 мәгъ.). Күңелендә аңлатуы читен моң-зар кузгату өчен җитә калды шушы сүз, Иргали урыныннан ук сикереп торды. Хәтта тузгынып, әрле-бирле йөренеп тә килде. М.Хәсәнов

Тузгына башлау Тузгынырга тотыну

Тузгынып алу Бераз гына тузгыну. Әни, юеш киемнәрне күреп, тузгынып алды

Тузгынып китү Кинәт тузгына башлау

Тузгынып тору Хәзерге вакытта тузгынган хәлдә булу; һәрвакыт, гел тузгыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә