ТУЗГЫЛУ ф. диал. төш. юн. к. тузгу. Офык буйлап килгән аккошлардай, Агылалар [болытлар] сузылып Һәм тауларга барып сарылалар, Чал чәчләр күк булып тузгылып. Ш.Маннур. Куе яфраклы Бөдрәләрең дә Тәмам тузгылып яталар җирдә. З.Мансур

Тузгыла башлау Тузгылырга тотыну. Ораторның тузган чәче трибуна өстендә җил белән тузгыла башлауга, татарлардан текстильче Галимов каты кул чабып җибәрде. Г.Ибраһимов

Тузгылып тору Әле, хәзерге вакытта тузгылган булу; һәрвакыт, гел тузгылу. Рөстәмнең тузгылып торган кара чәчләре, туры очы аз гына түбәнгә табан бөгелеп торган борыны, зур кара күзләре күпләрне үзенә тарта. Һ.Такташ



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә