ТУЗГУ ф. 1) Төрле якка тәртипсез рәвештә чуалып таралу (чәч, йон, мамык һ.б.ш. тур.). [Аның] кыска соры чәчләре, тузгып, маңгаена сибелә. Г.Әпсәләмов 2) Бөркелү, очу, һавага күтәрелү, тәртипсез рәвештә таралу. Көн кояшлы, --- кыек читләрендә беренче тамчылардан сузылган бармак буйлык кына «сөңгеләр» җемелди, кайбер морҗалардан төтен тузгый ---. Ә.Еники. Капкалар шыгырдады, келәтләрдә он тузгыды, морҗадан төтеннәр үрләде. М.Мәһдиев. Урамда куе сыкы катнаш кар бураны тузгый. М.Хәсәнов 3) Әйбернең тәртибе бозылу, таралу, пыран-заран килү. [Илсөяр] атлы казаклардан тузгып калган өйне җыештырырга тотынды. Г.Гобәй 4) Оешкан бер төркем таркалу. --- Көтү тузгыган: сыерлар мөгриләр, атлар кешниләр, барысы да койрыкларын чәнчеп чабып йөриләр. А.Алиш. Бервакыт боларның умарталыгында кортлар тузгый, бер күч аерылып чыга. Ватаным Татарстан 5) күч. Сибелү, таралышу. Өйгә килеп кергәндә, мәҗлес тузгыган [иде инде]. Ф.Хөсни 6) күч. Тар-мар ителү, җимерелү, таралу, таркалу, юкка чыгу. Карлыгач оясын туздырырга ярамый, йорт-җирең тузгыр. Ырым. Ул карга оясы күптән тузгыды бит инде. Г.Бәширов 7) күч. Бик каты ачулану, кызып китү. – Тагы шул гына җитмәгән, – диде кыз, шактый дорфа итеп. Нургали, аптырап, кызга текәлде: кара, кара, нигә әле бу үзе болай тузгый? Ә.Еники. Теге чакта керәшеннәрнең килеп чыгышы турында тузга язмаган сүзләр сөйләвем өчен, сиңа ачуланган булып тузгып йөрүләрем өчен үпкәләмә. Г.Рәхим Тузгый башлау Тузгырга тотыну. Тегесенең күтәрелеп бәрелергә, ачуланып тузгый башларга атлыгып тормавын күргәч, тагын да кыюлана төште. М.Хәсәнов. Шуңа күрә аз гына җил чыгып алса да, монда ком бураны тузгый башлый. Р.Мөхәммәдиев Тузгый төшү Беркадәр, бераз тузгу; тагын да нык тузгу. Менә ул утырган җиреннән генә, киерелеп, ике кулы белән тузгый төшкән чәчләрен рәтләргә тотынды. Ә.Еники. Бераз тузгый төшеп, ак халатының чабуларын очындырып йөрергә яраткан шаян Газинур --- карап тора. Г.Әпсәләмов Тузгып алу Бераз гына тузгу. Ап-ак тунлы бер көтү куян күренүгә, хәтта бераз буран тузгып алган. Ф.Яруллин Тузгып бетү Тәмам тузгу. Һаҗәр аңа чынаяк белән су илтә, ләкин аның симез, ярым ялангач тәненә, чытылган йөзенә, тузгып беткән чәченә карамас өчен, читкә борыла. Н.Әхмәдиев. Халык үзен-үзе белештермичә кул чапканда, Хәкимҗанның каушаудан теле тотлыккан, --- Мостафаның чәчләре тузгып беткән һәм юеш маңгаена ябышкан иде. М.Мәһдиев Тузгып калу Берәр сәбәптән тузгыган хәлгә килү. Элек бу өч-дүрт мәхәлләле бер авыл булган булырга тиеш. Хәзер исә, өстеннән давыл узгандай, ул бик сирәкләнеп, тузгып калган иде. Ә.Еники. Таланган умарта кебек бөтен йортыбыз мыжгып, тузгып калды. Ф.Яруллин Тузгып китү Кинәттән тузгый башлау. Шул ук вакытта җен карты шикелле үзсүзле, юк кына нәрсәдән дә үпкәләп, тузгып китә торган кеше иде. Г.Рәхим. Сары, хәтта бераз кызгылтрак бөдрә чәчләре тузгып киткән, костюмының чалгыен җыеп алуы була, август җиле --- аны яңадан ачып җибәрә. Д.Бүләков Тузгып тору Әле, хәзерге вакытта тузгыган булу; һәрвакыт, гел тузгу. Тузгып торган чәченә дә бәс кунган. М.Хәсәнов. Әнә терекөмештәй бу егет аргамакта чабып килде дә яллары тузгып торган ат башы өстендә кылыч уйнатып алды ---. Ф.Баттал |