ТУЗГАНАК и. бот. Оешмачәчәклеләр семьялыгыннан сары чәчәкле, түп-түгәрәк башындагы мамыксыман төкле орлыклары аз гына җил исүгә очып китә торган үләнчел үсемлек; русчасы: одуванчик. Бакчабызда, урман аланында я болын түрендә барыбызга яхшы таныш гап-гади тузганак үсеп утыра. А.Хәсәнов. Эһ дигәнче, минем башым мамыгын җил очырып шәрәләндергән тузганакка охшап калды. Ф.Яруллин |