ТУЗГАК с. 1. 1) Тузгыган, чуалган; күпереп, төрле якка тырпаеп торган. Ул көрәнсу битле, уртача буйлы, йомры гына гәүдәле. --- Көрән тузгак чәчләрен ак берет җыеп тора. Х.Камалов. Фронтта югалган тузгак яллы айгырлар, бүрек кадәр бәкәлле бияләр урынына --- яңалары үсә торды. А.Хәсәнов 2) диал. Тузган, җыелмаган. Тузгак бүлмә 3) диал. Пыскып ява торган, бик вак. Пыскак яңгыр 2. и. мәгъ. 1) бот. Гадәттә карт каен, зирек, миләш һ.б. агачларда паразит булып үсә торган ашарга яраксыз зур башлы гөмбә, агач гөмбәсе, каты гөмбә, ку гөмбәсе; русчасы: трутовик. Ике тузгактан һәм кипшерә башлаган бер-ике бөрлегәннән башка берни дә тапмадык. А.Гыйләҗев. Ашказанында сок бүленеп чыгу кимеп, гастрит авыруы күзәтелсә, ку гөмбәсен (тузгакны) кулланалар. Сәламәт яшәү нигезләре 2) диал. Вак яңгыр. Тузгак сибәләү |