ТУЗБАШ и. зоол. Сулык яннарында яши, бакалар белән туклана торган, баш артында ике саргылт табы булган карасу соры төстәге агусыз елан; русчасы: уж. Алып хәтле гәүдәң белән нигә ул кеп-кечкенә тузбашларны үтерәсең? Р.Батулла. Еланнарның бу төре – тузбашлар – гомумән, каралты-кура, йорт, ихата, кешеләр ышыгына тартылалар, дип ишеткән бар. А.Хәсәнов |