ТУЗА’НСУЫРТКЫЧ и. Әйбер өстеннән көчле һава агымы ярдәмендә тузанны суыртып ала торган көнкүреш электр приборы. Җәй буе тузан йотып, билен дә турайта алмый буразнага башын органнарга тузансуырткыч булса да бирми кара, сыер саварга бармый башларлар. Н.Хәсәнов. Кире үз бүлмәсенә күтәрелгәндә, анда тузансуырткыч жуылдый, ике яшь кенә кыз чүпрәкләр тотып мәш киләләр иде. К.Кара |