ТУЗАНЛЫ с. Тузанланган, тузан каплаган, утырган. Оекбашлар, кызыллы-зәңгәрле яулык-кыйгачлар, бармакчалары ләпшердек пирчәткәләр, тузанлы киштәләрдә озак аунап төс җуйган чүпрәк-чапрак рәтендә дә озак юанмады. А.Гыйләҗев. Егетләр тузанлы киң юлның як-ягына таралдылар да сүзсез генә кузгалып киттеләр. Н.Фәттах |