ТУЗАНЛАНУ ф. 1) Тузанга буялу, өстенә тузан утыру, тузан белән каплану. Бик яңадан булмаса да пинжәк, чалбар, аякта ботинка, тик арбада кырык чакрым килеп, алар шактый таушалган һәм тузанланган иде. Ә.Еники. – Танырлык та түгел үзеңне, – ди Нәзир, кызның каралган, тузанланган йөзенә карап. Ф.Яруллин 2) Тузан чыгару, тузан туздыру. Котырган каты өермә җенләнеп, тузанланып килә дә карт агачны уратып ала. Г.Ибраһимов. Исәр-исмәс җил белән әкрен генә тузанланып, тынгысызланып торган юл --- [тынлыкны] боза алмый. Ә.Фәйзи 3) бот. Үсемлектә аналык органына (җимешлеккә) серкә күчү Тузанлана бару Акрынлап тузанлану, торган саен ныграк тузанлану Тузанлана башлау Тузанланырга тотыну Тузанлана төшү Беркадәр тузанлану Тузанланып бетү Тәмам тузанлану. Сынчының өендә робот түгел, гадирәк автоматлар да юк, хәтта тузанланып беткән телевизоры да әллә кайчан искергән һәм картайган модель иде. А.Тимергалин. Тузанланып беткән, бәясе төшерелгән күн бүрек әле җиләгеннән бер тиен табыш тапмаган абзыйның башына инде менеп утыра ---. М.Мәһдиев Тузанланып тору Әле, хәзерге вакытта тузанлану; һәрвакыт, гел тузанлану Тузанланып яту сөйл. Озак вакытлардан бирле тузанлану. Мисал итеп ул өстәл тартмасында аунап, тузанланып яткан юлбашчы рәсемен --- чыгарып куйды. Х.Ибраһим |