ТУЗАНЛАНДЫРУ ф. 1) Тузан туздыру, тузанга буяу, тузан утырту 2) Корткычларны яки авыру таратучыларны бетерү өчен, үсемлекләргә агулы матдә сиптерү. Коңгызлар зарарлаган каен җиләген ДДТ дусты белән тузанландыралар. Йорт эшләре. Шушы катнашманы марлядан ике катлап тегелгән капчыкка салырга һәм үсемлекләрне шуның белән тузанландырырга кирәк. Минем йорт 3) бот. Үсемлектә серкәне аналык органына (җимешлеккә) күчерү Тузанландыра башлау Тузанландырырга тотыну Тузанландырып бетерү Бик нык тузанландыру Тузанландырып тору Бертуктаусыз, гел тузанландыру |