ТУЗАН и. 1) Бик нык вакланып он, порошок хәленә килгән балчык, ком яки таш бөртекләре. Эссе тузан өермәсе Рушадны чолгап алды, вак тузан колакларга, теш араларына тулды, күзгә керде. М.Мәһдиев. --- атлы арбалар артыннан күтәрелгән тузан өермәсе күренмәс булганчы, Сәмига, өзгәләнеп, юл буенда елап калды. Р.Кәрами

2) Кар, су кебек нәрсәләрнең бик вак бөртекләре. Тәгәрмәч астыннан пырылдаган кар тузаны, соңгы сәлам булып, Әлфиянең эзләренә ятты... Н.Гыйматдинова. Төтен эченә кергән кебек, болытлар эченә кергәндә генә, канатлары, түш йоннары дымланып ала, канат җилпенгән саен, як-якка су тузаны оча. Г.Гыйльманов

3) бот. Чәчәк эчендә микроскопик вак бөртекчекләрдән гыйбарәт серкә. [Умарта корты] бер чәчәктән икенчесенә куна-куна, чәчәк тузанына буялып бетә. УЛ тузанны бер чәчәктән алып, икенчесенә калдырып китә. А.Алиш. Ак тешләренә кадәр сары чәчәк тузаны йокканын күреп, мин тагын елмаям. М.Галиев

4) күч. Кер, пычрак. Җыерчык та, тузан да юк минем гөл шикелле күңелемдә. Ә.Еники

Тузан астында калу Күптән булганлыктан, озак вакыт үткәнлектән онытылу. Ул пыяла күз чынлап та шулай ГПУ кешесе булып, Сәүбан Бикчәнтәевнең, тузан астында калды, дип уйлап торганнары тузан астында калмаган булса, ә? Харисның хәтере әллә ни калын тузан астында калмаган. А.Фәлах. Тузан (бөртеге) кадәр (хәтле, чаклы) дә Аз гына да, бөтенләй (берәр нәрсә булмау, табылмау, эшләнмәү тур.). Күңелемнең саф чишмәсеннән агып чыкты ул. Анда тузан кадәр дә кер юк иде. Г.Бәширов. Бу хәлләрдән соң Иргалинең тузан бөртеге кадәр генә шик-шөбһәсе кинәт кенә таудай булып үсте дә китте. М.Хәсәнов. Тузан булып җилгә очу к. тузанга тузу. Тузан булып җилгә очты Татлы хыял, Һәм күңелне кабат сарды Кара уйлар. Йолдыз. Тузан булып тузу к. тузанга тузу. Тузанга болгану к. тузанга тузу. Тузанга очу к. тузанга тузу. Тузанга тузу Вакыт үтү белән юкка чыгу, тормышка ашмау (өмет, план һ.б.ш. тур.). Шулай да минем урман рәхәтләрем тузанга тузды, күңелемә Фәйзулла агай килеп утырды... Ш.Камал. Тузандайны тубалдай итү Нәрсәне дә булса чамадан тыш күпертү, әһәмиятсез нәрсәне зур әһәмияткә ия итеп күрсәтү. Ул бит кайчакта тузандайны тубалдай итеп күрергә ярата. Н.Фәттах. Тузан иләү 1) Тузанлы юлдан озак бару, йөрү. Шулай тузан иләп, бер шәһәргә барып керделәр. Һ.Такташ. Мин, шушы мизгелдә тузан иләп теркелдәгән сарыклар артыннан барган бала, әйткәнемчә, ниндидер алтынчы тойгы белән беренче тапкыр үземдә ниндидер илаһи көчкә ия булган пәйгамбәри җан барлыгын --- тоям. А.Хәлим; 2) Юк-бар белән файдасызга вакыт уздыру, мәгънәсез эш белән йөрү. Тузан кою Бераз вакытка эштән, көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, онытылып тору. Иртәгә Сабан туе якшәмбесе дигән көнне, хатынымны алып, тузан коеп кайту нияте белән, Арча ягына сәфәр киттек. Ф.Хөсни. Арслан бүген үзе дә, начальник икәнен онытып, тузан коеп алырга каршы килмәс иде. Ләкин аңардан читләшәләр, аның шешә белән дус булмавын белгән көннән бирле, компанияләренә алмыйлар. Г.Ахунов. Тузан туздырып 1) Кәеф-сафа чигеп, шау-гөр килеп; 2) Бик тиз, җитез итеп. Болдырда кара чәчен иңенә туздырып салган бер яшь хатын мандолина чиертеп утыра, шундый ук бөдрә чәченә кызыл бант бәйләгән кыз бала тузан туздырып биеп ята икән. М.Маликова. Тузаны гына калу Бернәрсә дә калмау. Ярый дәшми калды, денсез, юкса көя күбәләге урынына бармак арасында уа идем үзен, бары тузаны гына калыр иде. А.Расих. «Кырык капка» күптән совхоз үзәгенә кушылды. Монда аның тузаны гына калды, йортсыз нигезләр, урамында бала-чага авазы да яңгырамый ---. К.Кәримов. Тузаны да булмау Аз гына да булмау, бөтенләй булмау. Минем күңелемдә үчләшү дигән нәрсәнең тузаны да булмас. Г.Бәширов. Тузаны да калмау к. тузаны да булмау. Ул өч көн эчендә сиңа дигән икмәкләрнең тузаны да калмаячак. Т.Гыйззәт. Тузаны очу Тар-мар ителү, көле күккә очу, тәмам юк ителү. Тузанын кагу 1) Кемне дә җиңелчә генә кыйнап алу. [Хафиза:] Әллә нинди сугыш-фәләннәр булмагандыр бит? [Хафиз:] Юк, --- бераз гына, өстебездәге тузаннарны кагышкалап кына алдык. Г.Камал; 2) Тәнкыйтьләү. Туркаев безнең полкның да тузанын какты. Ә.Маликов; 3) Бераз селкенеп, хәрәкәтләнеп алу (бию яки эш тур.). Ягез әле, бер биеп алыйк. --- Әйдә, тузаннарыңны кагып ал. М.Фәйзи; 4) Типтерү, кәеф-сафа кору. Тузанын очыру к. тузанын туздыру. – Халыкка бер талпынып кузгалырга гына кирәк, – диде теге доцент. – Ул кузгалса, барысының да тузанын очырачак! Әнә немчураны Мәскәү тирәсеннән өч-дүрт йөз чакрымга куганнар бит! Х.Камалов. Тузанын селкетү к. тузанын кагу. Тузанын туздыру 1) Бик нык ачулану, тиргәү, тетмәне тетү. Миңа хәзер өйдән чыгу бетте инде, бүген әби барыбызның тузанын туздырды. Ф.Сәйфи-Казанлы; 2) Бик нык кыйнау, тар-мар итү (дошман тур.). Дошман кача! Ә без, куып җитеп, Туздырабыз аның тузанын! Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә