ТУЗ II и. пол. 1) Уртасына бер генә билге төшерелгән һәм иң зур очколы уен картасы. Сәке өстендә, сәке астында, идәндә өер-өер булып утырган, яткан, аягүрә баскан, азарт белән шашкан төркемнәр. – Буби валет! – Банкта унбиш паёк. – Яп туз белән! И.Салахов 2) күч. Берәр өлкәдә бик зур түрә; иң баш кеше. Ул еллардагы концертларда Мөнирә Булатова, --- Гөлсем Сөләйманова һәм, әлбәттә инде, ике генә туз – Фәхри Насретдинов белән Усман Әлмиев җырлый иде. М.Мәһдиев. Аларның берсе завод директоры булып, икенчесе профсоюзда «туз» шикелле кыйланып утырса да, бүгенге кәнәфи, «Волга»лары өчен миңа бурычлылар. В.Имамов |