ТУЗ I и. 1. Каен кайрысының өске катлавы. Ул чыраларны, әрдәнәләрне үләнсезрәк җиргә салып, асларына туз тыкты һәм кабызып җибәрде. Ф.Садриев. Кара күннән, арты басылмасын өчен, эченә каен тузы куеп, әти тегеп бирде сандалины. М.Галиев

2. с. мәгъ. Каен кайрысыннан ясалган. Үзең гөмбә икәнсең, туз чиләккә кер дә ят. Мәкаль. Кулына җиләк җыя торган туз савыт тоткан Сафура килеп керә. А.Әхмәт. Күбәләкләр, бер-бер артлы уянып, --- куаклардан чык бөртекләре җыеп, ап-ак туз тырыска тутыралар ---. Г.Сабитов

Тузга язмаган 1) Юк-бар, буш, мәгънәсез, тозсыз (сүз, фикер). – Әллә нинди тузга язмаган сүзләргә өйрәнеп беттең әле син! – диде сүзен ярты юлда бүлдергән хуҗасы, кырт кисеп. Ф.Баттал. Тузга язмаган сүз сөйләп йөри торган сабый чагым үткән. В.Имамов; 2) Кеше ышанмаслык, ялган, уйдырма (сүз, гайбәт һ.б.). Җыен тузга язмаган уйдырмаларга, ялган күрсәтмәләргә генә таянып, кешене гаепли торган законны белмим мин. М.Хәсәнов. Каһәр төшкере, җыен тузга язмаган уй укымышлы кешеләр башына килә. Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә