ТУЖУ’РКА и. фр. Ике капламалы, озын җиңле, якалы куртка. Алардан соң җиз төймәле яшел тужурка кигән, чем кара чәчләрен сулдан уңга ерып тараган базык-таза гына бер студент егет чыгып җырлады. Ә.Еники. Озынчарак каратут йөзле, --- урта буйлы, өстенә нык кына кыршылган күн тужурка, башына кызыл тасмалы папаха кигән ул кеше иң беренче булып өйгә килеп керде ---. В.Нуруллин |