ТУЕНУ ф. 1) Нәрсә дә булса ашап тамак туйдыру, ачыгуны басу; туклану. Үлән кыркып кына туенып барган колынкайлы бияне артык куып булмый шул, юлның соңгы яртысын туры бия гел үз көенә атлап кына барды. Г.Галиев. Кешеләр шуннан юа, кузгалак, сарана суганы, җиләк-җимеш җыйганнар, балык, камыш тамыры, акчарлак күкәйләре белән туенганнар ---. Ф.Садриев 2) Үзенә берәр матдәне бик күп алу; эретү, сеңдерү. Җир суга туенды, Басылды бер сусау. Ә.Фәйзи. Чишмә чыккан урында суга туенган соры ком шома ефәк тарттырып куйган кебек тип-тигез. Г.Сабитов 3) Нормаль эшләү яки яшәү өчен кирәкле нәрсә белән тәэмин ителү. Касыйм елгасының --- суы беркайчан да саекмый, чөнки елга төбеннән бәреп чыга торган күпсанлы чишмәләр белән туена. Х.Садри 4) күч. Яшәү, тормыш итү өчен, үзенә тереклек чаралары табу. Ярты авыл бездән туенып тора ич. И.Гази. Милли мәсьәлә бүген дә нәкъ Сталинча алып барыла, шул рәвешле дәвам итә. Шушы хәл аркасында политработникларның нәсел-нәсәбе туенып яши ---. З.Зәйнуллин // Башкалар хисабына көн күрү. Минем кул көчем аркасында күп капкорсаклар туенып ятты. А.Алиш. Күрә иде бит ул теге хатыннар өстендә туенып яткан студентларны, белә иде бит алардан яшьләрнең ничек көлгәнен! М.Маликова 5) күч. Рухи, иҗади канәгатьлек алу. [Шәкерт] хыял белән торырга вә фараз белән туенырга башлый. Ф.Әмирхан. Күп сөендем, сөенеч белән туенмадым, туймадым. Ш.Бабич 6) күч. Гомумән канәгатьләнү, тую. Нәфес тә түгел иде бугай, шуларны исән-сау гына сатса, акчага туеныр кебек иде. Н.Гыйматдинова Туена башлау Туенуга таба бару. Бәлки, безнең иң ерак бабаларыбыз әле үлән-тамыр җыеп туена башлаган чакларында ук бу үсемлекне өреп карарга, сызгыртырга өйрәнгәннәрдер. Ә.Еники. Ачлыктан котылып, бераз гына тернәкләнеп, ипигә туена башлаган гаиләгә тагын бәхетсезлек килә: әтиләре Ибраһим абый кинәт кенә үлеп китә. Гасырлар авазы Туенып алу Тиз-тиз генә туену. Туенып алабыз да, зур кибән тирәли баш төртеп йоклыйбыз. М.Кәрим Туенып бетү Тулысынча туену. Рәфис инде ашаудан туктаган, Шәмсүннең туенып беткәнен түземсезлек белән көтеп, әледән-әле тәрәзә ягына күз ташлаштыргалап утыра иде. А.Вергазов Туенып җитү Тиешле дәрәҗәдә туену. Шул вакытта гына алсу чәчәк шифалы суларга туенып җитә. Ф.Яруллин Туенып калу Ниндидер сәбәптән соң туену; туенырга өлгерү. Җир көздән үк суны үзенә сеңдереп, суга туенып калган. А.Алиш. Быел яз да игенчелек өчен бик уңай килде, чөнки явым-төшемнәр 50 – 70 мм булды, һәм туфрак көздән үк дымга туенып калды. Ватаным Татарстан Туенып килү Озак вакытлар дәвамында, даими туену. Рус халкы ялкау, эчкече, ул гомере буена башка, кечерәк халыклар исәбенә, шуларны үзенә буйсындырып, шулар исәбенә туенып килгән. Гасырлар авазы Туенып тору Әле, хәзерге вакыта туену; даими, дәвамлы туену. Ярлы солдат балалары алабута белән, кычыткан ашы белән туенып тора. Г.Бәширов. Сез бит, авылдашлар, гомер буе колхоз склады аркылы ашап яшәдегез, үзегез, балаларыгыз шушыннан туенып торды. Х.Ибраһим Туенып яту сөйл. к. туенып тору. Билгеле бер вакыт аралыгында туену; туену процессында булу. Ул тау астына төшеп җиткәндә, ниндидер үләксә белән туенып яткан козгыннар, ямьсез каркылдап, дәррәү кузгалып киттеләр. Х.Камалов |