ТУЕНДЫРУ ф. 1) Ашату, азык бирү, тамагын туйдыру. Менә шушы куллар бит инде безнең тормышыбызны алып бара, безне туендыра, киендерә. М.Хәсәнов. Орчык селкеп торган дирижёрлар түгел, бастырык белән эш иткән абзыйлар туендыра халыкны. М.Маликова

2) Тук итү, тук хәлгә китерү, туйдыру. Туендыра торган ризык

3) Туфрак, һава, су һ.б.ш. белән тәэмин итү, биреп тору. Ул бер үк төрле ике гөл алып, шуларның берсенә микродулкынлы мичтә җылытып суытылган су сипкән, ә икенчесен элек ничек гап-гади су белән туендырса, моннан соң да шулай эшләвен дәвам иткән. Э.Фатыйхова. Океан Җирдә табигатьнең бик күп сыйфатларын билгели: үзендә тупланган җылылыкны атмосферага бирә, аны дымга туендыра. Материклар һәм океаннар географиясе

4) тех. Нормаль эшләтү өчен, электр тогы, ягулык һ.б. белән тәэмин итү. Пар казанын су белән туендыру

5) хим. Катнашмага берәр матдә, компонент өстәү, шунда эретү, катнашмада әлеге матдәнең концентрациясен арттыру. Һаваны кислород белән туендыру. Эремәне тоз белән туендыру

Туендыра башлау Туендырырга тотыну. Кечкенә генә хатын үзенең үгез кебек таза һәм симез, ата мәче кебек ялкау ирен туендыра башлады. М.Галәү. Нәтиҗәдә ул берүзе эшләп, авыру ирен һәм университетта укучы улын туендыра башлый. Э.Фатыйхова

Туендыра төшү Бераз туендыру

Туендырып бетерү Барысын да тулысынча туендыру. Элек чәчелә торган җирләр генә биредә яшәүчеләрне туендырып бетерә алмый. Т.Нәҗмиев. Без белгәннәре – халыкны диннән аеру; бөтен дөньяда коммунизм төзибез дип, үз халкыңның авызыннан өзеп, бөтен дөнья хәерчеләрен туендырып бетерергә омтылу; тузга язмаган, тормышка ашмастай хыяллар ---. Р.Зарипов

Туендырып җиткерү Тиешле дәрәҗәдә туендыру

Туендырып карау Туендырырга тырышу. Шул кадәр тамакны туендырып кара әле! Казан утлары

Туендырып килү Элек-электән, даими туендыру

Туендырып тору Һәрвакыт, даими туендыру. Аның шикелле азык-төлек кибетендә эшләүче сатучылар үз тамакларын гына түгел, туган-тумачаларын туендырып торалар ---. В.Нуруллин. Ике чишмә урман кебек куе әрәмәне суга туендырып тора. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә