ТУЕМСЫЗЛЫК и. 1) Туймас тамаклык, ашамсаклык; тамаксау булу. Син кем әле сорау алырга, гаепләргә туемсызлыкта? Җыенмыйм да аны үтерергә, теләмим дә җаннар кыярга. А.Нәҗми

2) Комсызлык, канәгатьсезлек, ачкүзлелек. Комсызлыкның характерлы билгеләретуемсызлык (моны ашау-эчүгә генә кайтарып калдырырга ярамый, гомумән малга туемсызлык турында сүз бара), саранлык, көнчелек... Ә.Еники. Сезнең өчен, ахры, ашы кыйммәт, баштан ашканда да ил эше. Туемсызлык йоткач туганлыкны, ауган, әнә, Җучи олысы. З.Мансуров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә