ТУДЫРУЧЫ и. 1) Баланы дөньяга китерүче, аңа тормыш бирүче. Кешегә дөньяда өч кешедән котылу мөмкин түгел. Берсе – тудыручы. Теләсәң дә, теләмәсәң дә сине тудырмыйча калмый. Икенчесе – яучы... Г.Бәширов. Геяны греклар барлык кешеләрнең беренче тудыручысы һәм җир куенындагы мәетләрнең җыелу урыны дип исәпләгәннәр. Н.Фәттах 2) күч. Берәр нәрсәне барлыкка китерүче; уйлап табучы, иҗат итүче, иҗатчы. Шуны да уйлады: болар – намуслы, риясыз эшчеләр, матди байлык тудыручылар, андыйларга зур хөрмәт, кадер булырга тиеш. Х.Камалов. Әдәбиятта чын мәгънәсендә шигъри сүз әйтә алган шагыйрьләр шактый. Әмма алар арасында, башка жанрларны да бердәй якын күреп, игътибарга лаек әсәрләр тудыручылар бармак белән генә санарлык. Л.Лерон |