ТУДЫРУ ф. 1) Балага тормыш бирү, баланы дөньяга китерү; бәбәй китерү, бәбәйләү. – Күрдем мин ул колны, – дип җавап бирә карчык, – моңа кадәр әле минем бер генә хатынның да шундый сылу кыз тудырганын күргәнем юк иде. Әкият. Үзем өч бала тудырып, үземә ник берсе охшасын. Г.Галиева

2) Берәр эш-хәлне, күренешне һ.б.ш.ны барлыкка китерү, китереп чыгару, шуларга сәбәп булу. Андый чакта [бүреләр], беренче эшләре итеп, көтүне һәрьяклап чорнап алалар. Әле теге, әле бу яктан һөҗүм иткән булып, көтүдә паника тудыралар. А.Хәсәнов. Зилзилә --- чутына чыкмаслык мәшәкатьләр, бимаза тудыра. Д.Гайнетдинова

3) Булдыру, тәэмин итү. Ул чагында милли мәдәният һәр шәхескә рухи үсеш шарты тудыра. Р.Сафин

4) күч. Иҗади эше белән берәр нәрсәне (мәс., рухи байлыкларны) барлыкка китерү; ярату. Композитор көй тудырган ---. Г.Афзал. Күңел үзе бик җилкенә дә, җитди, йөрәк түреннән ташып чыккан әсәрләр тудырасы килә дә бит... Г.Каюмов

5) күч. Берәр кешедә нинди дә булса сыйфатларны, үзлекләрне барлыкка китерү, формалаштыру, шул сыйфатларның барлыкка килүенә этәргеч, сәбәпче булу. Габдулла абзыйны мин үзем тудырдым, үзем аңга керттем дип уйлый идем. Г.Ибраһимов

6) күч. Нинди дә булса уй-фикер яки тойгы кузгату, уяту, шуларның килеп чыгуына сәбәп булу. Дөрес җавап бирмәү аңарда үз-үзенә ачу тудырды ---. Г.Кутуй. Нинди генә булса да бер гаделлекнең тантана итүе Әнвәр күңелендә тере шатлык тудыра. Х.Камалов

Тудыра бару Торган саен күбрәк тудыру. Заман үзенең яңа йолаларын тудыра бара... М.Мәһдиев

Тудыра башлау Тудырырга тотыну; тудыруга таба бару. Бу миндә кимсенү хисе тудыра башлады. Г.Бәширов. Шул ач бүреләр булмагач, башка кош-кортларны әйткән дә юк, хәтта мөгезбай пошилар да зәгыйфь, аңгыра балалар тудыра башлаганнар. А.Хәсәнов

Тудырып тору Һәрвакыт, даими тудыру; бер-бер артлы тудыру. Кайсы гына замананы алма, татар йортлары, татар авыллары, татар урамнары, башка халыкныкыннан әйбәтрәк тә, төзек тә һәм күңеллерәк тә булып, йөрәкләрдә шатлык тудырып тора. З.Зәйнуллин. Улыңа шундый уңайлыклар тудырып торалар, ә син зарланып утырасың. Җ.Дәрзаман



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә