ТУДЫКА и. диал. 1) Туганнан туган кардәш. Чынлап та, күршедә Динәнең тудыка апасы тора икән. Х.Камалов. Туганлык терминнарыннан Г.Ибраһимов әсәрләрендә атай – әд. әти, анакай – әнкәй; әни, тудыка – туганнан туган; туташ, абзасы – абыйсы һ.б.ш. сүзләр актив кулланыла. Т.Хәйретдинова

2) Ике яшьтәш яки адаш килендәшләрнең бер-беренә үзара эндәшү сүзе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә