ТУДЫК и. 1) Кардәш хатыннарның бер-беренә якын итеп, иркәләп эндәшү сүзе. Фатыйма тудыкның Ушабашы җыенына кайтканда онытып салып калдырган бөтилеген актарып, төргәк-төргәк чәчләр --- табып алганлыгын гаҗәп зур осталык белән сөйли. М.Гали. Минем тудыкларның балалары читтә туып үсте ---. Сөембикә

2) Җиңги, апа, тумачи һ.б.ш. сүзләр алдыннан килеп, аларга иркәләү, ярату төсмере бирә. Туганым җиңги, тудык апа, апак абыстайлар да сөенечле, шат. Г.Газиз. Менә ата, менә кыз! Әйтерсең тудык тумачи. Кияүгә бару турысында атасы белән киңәшә! М.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә