ТУГЫМ и. 1) Тәгәрмәчнең агачтан яки башка материалдан ясалган кыршауланган өлеше. Гафиятулла колхозга тугым бөгә, тимерчелектә чүкеч суга. Ф.Хөсни. Су башта алгы тәгәрмәчнең тугымына җитте, аннан соң тугымны да күмеп китте. Н.Фәттах

2) Нинди дә булса җайланманың төрле кисәкләрен кыршаулап, беркетеп торган боҗрасыман өлеше. Тугымнарына бизәкле утыргычлар эленгән таганда яшүсмерләр сәленәләр. К.Нәҗми

3) диал. к. тукым I (1 мәгъ.). Ияр астына яңа тугым салу

Тугым бөгү Туңу, өшү, күшегү. [Гәрәйгә] йоп-йомшак сары толып кидерделәр. «Ат адымы салкын эзләр, тугым бөгәрсең!»дип, кат-кат әйтте Закир ага. А.Гыйләҗев. Тугым тарту Агач тәгәрмәч ясау өчен тугым бөгү. Такта яру, тугым тарту мастерскойлары оештырып җибәрербез. Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә