ТУГЫЗЫНЧЫ сан Санаганда, урыны сигез белән ун арасында булуны белдергән тәртип саны. Гомергә өченче урыннан төшкәне булмаган колхозны ит һәм сөт түләү буенча тугызынчы урынга төшердең. В.Нуруллин. Резедә, тугызынчы класста укуына карамастан, акылы белән бала гына әле. Ф.Яруллин

Тугызынчы дулкын 1) Давыл вакытында була торган иң көчле һәм хәтәр диңгез дулкыны (мифологиядә тугыз саны сакраль санала). 20 нче еллар башында татар совет әдәбиятына, поэзия диңгезенең тугызынчы дулкыны сыман ярсып, тынгысыз Такташ килеп кергән иде. Х.Туфан; 2) Бик зур хәвеф яки берәр нәрсәнең иң көчле мизлеге символы. Тугызынчы вал к. тугызынчы дулкын. Тугызынчы типкен к. тугызынчы дулкын



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә