ТУГЫЗЛЫК и. 1. 1) Тугыз цифры 2) к. тугызлы2. (2 мәгъ.). Тәре тугызлык 3) күч. Акыл, аң, белем. Икенче курска күчкән идем, тугызлык җитми башлады. Ш.Маннур 2. с. мәгъ. Тугызны күрсәтә торган, тугыздан торган, тугызга (сум, тиен) тигез булган. Тугызлык акча булмый. Әйтем ◊ Тугызлыкны ваклау ирон. Сөйләшкәндә, чит тел сүзләре кыстырып, ике телне дә бозып сөйләшүчегә ишарә. (Ясәви) сөйләшкәндә, гел урысча гына сукалаган була, ә сүзләрне ватып-җимереп әйтүен хәтта мин дә сизеп торам. Андый кешене «тугызлык ваклый» диләр бездә. Ш.Маннур. Тугызлыкны вату к. тугызлыкны ваклау. Тугызлыкны ватып булмый Юкка көчәнү, юк эш артыннан йөреп тә эш чыгара алмау. – Нишләп йөрисең болар ишек төбендә? – Йөрим менә, тугызлыкны ватып булмый әле. Н.Исәнбәт |