ТУГЫЗЛЫ с. 1. 1) Күләме, номеры, үлчәме тугыз булган. --- күпме кеше чалгы тотып селтәнеп карады, кайбер егетләр, эх! дип, гайрәт тавышы белән җилпенеп тә карадылар. Әмма тугызлы чалгы дык итеп балчыкка төртелә, метрлы печән имгәнеп кенә кала иде. М.Мәһдиев. Гомәр оптик прибор аша башка мишеньне, аннары аның тугызлы һәм унлы түгәрәкләрен эзләп тапты. Г.Рәхим 2) күч. Ярым-йорты, булыр-булмас, начар; төгәл, тулы түгел. Минем русчам тугызлы гына 2. и. мәгъ. 1) Тугыз санын белдергән цифр, тугызлык 2) Карта уенында: колоданың тугыз саны төшерелгән тугыз күзле картасы 3) Кискеченең үлчәме тугыз уч озынлыгына (90 см га) тигез булган чалгы. Хәтерлим: безнең авылда тугызлы белән ике-өч кенә кеше эшли иде. М.Мәһдиев 4) «Жигули» автомобиленең тугызынчы моделе. Очып килгән тугызлы исә салулап алды, әмма тизлеген киметмәде. М.Садыйков. Бервакыт бер абый белән сәфәр йөргәндә, тәрәзәләре каралтылган тугызлы юлыбызга атылып чыкты. Шәһри Казан |