ТУГЫЗА’У сан Барысы, бөтенесе бергә тугыз булуны белдергән җыю саны. Өч бәйгедә җиңгән өчәр ат тугызау була, тугызавы да – баш биргесез айгырлар. Р.Батулла. Мин, шарлар уйнаткан фокусчы кебек, шарларны бер кулдан икенчесенә күчерәм, һавага чөям – менә инде шарлар өчәү түгел, ә тугызау! Х.Ширмән



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә