ТУГЫЗ сан 1) Унарлы санау системасында 9 санын һәм цифрын, шул сан исәбендәге микъдарны белдерә. Ләкин бит инде Сталин үлгәнгә тугыз ел, XX съездда Сталинның шәхес культын тәнкыйть иткәнгә дә алты ел, нигә һаман шул хәл әле? М.Мәһдиев. Тугыз көн буе күңелдә хыялый бер уй йөрде: эх, өч-дүрт каекка җыелсын иде серләшерлек үзебезнең каләмдәш егетләр! Р.Фәйзуллин 2) күч. Үзеннән соң килгән сүзләр белән күплекне белдерә. Шәһәрнең буялган чәчле кыланчык кызларын бу кинога китереп утыртсаң, тугыз кат һуштан китеп егылыр иде. Х.Туфан. --- кояшта янып, битнең тиресе сыдырылып төште. --- Уйчанланып, сынга карап, озак утырды Рәшит. Шуннан әйтте: «Колларның тиресен тугыз тапкыр туныйлар, диләр. Ә миннән әле бер генә мәртәбә кубып төште». З.Зәйнуллин ◊ Тугызга бөгелү 1) Кемгә дә булса нык ярарга тырышу, ялагайлану. Ялтыравык төймәле чиновниклар, тугызга бөгелеп, сиңа баш ияләр. Ш.Камал; 2) Бик түбәнчелек белән, зинһарлап үтенү, ялвару. Тугызга туңкаю к. тугызга бөгелү. Тугыздан калган тукаби Бертуган кардәшләре барысы да үлеп бетеп, бер ялгызы калган бала. Тугыз төймә кимс. Акылсыз кеше турында. (Әнисе) тәрбияләп, өстеннән кош та очыртмыйча, өф-өф итеп өреп кенә, рәхмәт әйтә-әйтә, аркасыннан сөеп кенә яшәтер иде. Ә бу тугыз төймәдән – юк! Г.Мөхәммәтшин |