ТУГРЫЛЫКСЫЗ с. кит. Тугрылык сакламаган, сатлык, хаин. Үзен бөтен нәрсәдән мәхрүм ителгән кебек тойды. Һаман бер кызык мәкаль исенә килә иде: ихтыярсыз ачу – тол, моңсуланусыз күңел – тол, тугрылыксыз сөю – тол, ирсез хатын – тол. Х.Камалов. Ник күтәрелеп караганына, ник туганына үкенде шул мизгелдә. --- Күзләрендәге тугрылыксыз караклык – бер хәл. Бәгырькәенең яңа тарттырган он кебек бәз күлмәгенең сул якасын --- куе кызыл иннек буявы бизи иде. Т.Галиуллин |