ТУГРЫЛЫКЛЫ с. кит. Хыянәтсез, намуслы; берәр кешегә яки эшкә чын күңелдән бирелгән. Ул анда Туган илебезгә тугрылыклы булып тәрбияләнер. М.Мәһдиев. Тыштан барысы да Сөембикәгә гаять тугрылыклы булып йөриләр. Х.Камалов