ТУГРЫ II с. 1. 1) Ышанычлы, хыянәтсез, турылыклы. Хуҗа белән тугры хезмәтче, әйткәнебезчә, бәйрәмнәр тирәсендә генә очрашалар, ешрак күрешергә ярамый. А.Гыйләҗев. Шулай итеп, тикшерү Муса Җәлилнең тугры дуслары һәм иптәшләре Шабаев белән Булатовның эзенә төшә. Р.Мостафин 2) Дөрес, гадел. Фикерең тугры, сүзең дөрес. К.Насыйри. Фатыйма апа кирәгеннән артык тугры сүзле иде. Г.Гобәй. --- ахырдан җинаятьчеләр, табылып, тугры хөкемгә тапшырылалар. Татарстан яшьләре 3) Намуслы, вөҗданлы. Сезнең тугры кеше булуыгыздан ышанам ки, сез гашыйк булгансыз, ләкин гашыйк булгансыз тышкы кыяфәтемә. М.Акъегет. Кем угры, кем тугры икәне хәзер беленер. М.Фәйзи 4) иск. к. туры 2. рәв. мәгъ. Намус белән; хыянәтсез рәвештә; хыянәт итмичә. Ләкин әнә шул куркуны җиңә алган, туган халкына, намуска тугры калган корыч ихтыярлы кешеләр бар. А.Алиш. Тик ул урыннан ераграк торырга кирәк дип, Әлфия вәгазь уку, акыл сату гадәтенә, старосталыгына тугры калып, нәтиҗә ясады ---. Т.Галиуллин |