ТУГРА и. 1) Урта гасыр төрки дәүләтләрдә исеме символлаштырып бизәкләп язылган һәм имза буларак кулланылган хан мөһере. Атилла ханның туграсы тигез чатлы тәре була ---. М.Хәбибуллин. Вокзал башында солтан Габделхәмиднең туграсы (матур итеп язылган исеме) әле дә ялтырап ята. Х.Миңнегулов 2) Аерым дәүләтнең, шәһәрнең һ.б.ш.ларның махсус билгесе, эмблемасы; герб. Шунысы кызыклы: китапның тышлыгында Алтын Урда туграсы да төшерелгән. Х.Миңнегулов. Имеш, борынгы заманнарда аны дошманнардан аждаһа саклаган икән дә, хәзерге көндә дә бу шәһәрнең халкы, шул аждаһаның сурәтен ясап, аны тугралары урынына тоталар, ди. Ф.Яхин 3) Аерым шәхес яки гаиләнең матур язылышлы исем-фамилиясе яки аларның баш хәрефләре; монограмма. Сүз уңаеннан, ул бик күп дөньякүләм мәгълүм сәясәтчеләрнең үтенече буенча аларның туграларын иҗат иткән. Казан утлары. Күргәзмәгә чын сәнгать әсәре булырдай йөзләгән шамаил һәм шәхси тугра куелган. Сабантуй |