ТУГЛА’У ф. 1) Сыек яки бөртекле әйберләрне үзара катнаштырып, аралаштырып болгату. Сыерына онын, көрпәсен бергә туглап, тозын да салып, бер чиләк витаминлы суын да әзерләде. Г.Галиева. Хатын күәс чиләгенең төбенә җылы су сала, ипи калагы дигән хикмәтле агач калак белән электән күәс төбендә калган ачы камырны туглап җанландыра. М.Мәһдиев

2) Болгатып күпертү. Һәр көнне, иртә торгач та, ач карыннан үзенә бер стакан сөткә ике күкәй туглап бир. А.Расих. Аннары кружкага өч йомырка сытып, --- бик ныклап туглады, тагын аңа ниндидер дарумы, нәрсәдер тамызды һәм Иреккә эчерде. Ф.Садриев

3) күч. Бертуктаусыз, кайта-кайта берәр нәрсә турында сөйләү, телдән төшермәү. Мисыр күгәрчене кебек гөрләп, Бәдәр балаларны янбакчага алып чыкты, һаман бер сүзне туглады. А.Гыйләҗев. Кайсысы гына экранга чыгып утырмасын, бер үк сүзне туглый: рубль ныгыды, диләр, экономика стабильләште, --- диләр. Ф.Баттал

Туглап алу Тиз генә, кыска гына вакыт туглау. Хатын-кыз, гомумән, озын-озак итеп аңлашырга, тыныш билгеләрен урынына куеп, әхлакый оеткыны туглап алырга ярата. Т.Галиуллин. 100 г туңдырмага 500 мл сөт салып тугларга һәм, шуңа ике банан пюресы кушкач, яңадан туглап алырга. Ашыгыз тәмле булсын!

Туглап бетерү Туглауны тәмамлау; барысын да туглау

Туглап җибәрү Бераз, берникадәр туглау. Онны, Алла боерса, менә ашка туглап җибәрербез. Т.Биктимирова

Туглап карау Нәрсәне дә булса эшләп булу-булмауны тикшерү-сынау өчен туглау

Туглап кую Тиз генә туглау яки алдан туглау; тугланган хәлгә китерү. Камыр басу он белән суны туглап кую гына түгел шул. Минем йорт

Туглап ташлау Тиз генә туглау. Дөнья шулай ул: бер буталдыңмы, бөтенләй туглап ташлый, бәхетеңне кайда һәм кайчан югалтканыңны да онытасың! М.Юныс

Туглап тору Бертуктаусыз туглау; хәзер, сөйләп торганда туглау. Миңа бер карт солдат каушамау серен өйрәтте: син, диде, эчтән генә үзеңә «юк, каушамыйм, курыкмыйм» дип гел туглап тор! Х.Камалов. «Әлмәтем» дип туглап тормасам да, Мин яратам сине, Әлмәтем! К.Булатова

Туглый башлау Тугларга тотыну. – Хәзер коймак пешереп алырмын! – дип, әбисе камыр туглый башлады. Р.Батулла. Әни мичкә ягып җибәрде, бер савытка йомырка сытып, сөт салып, коймак туглый башлады. Н.Әхмәдиев

Туглый тору Ниндидер бер вакыт арасында туглауны дәвам итү. Шулай була бит ул: сөт өстен туглыйсың-туглыйсың, май төшми, аннары туглый торгач, болгаткыч белән, ничектер, бер китереп бәрсәң – сөт өсте куера да китә. Сөембикә

Туглый төшү Бераз туглау; тагын да ныграк туглау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә