ТУГЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. туглау. Беркөн алган авансның соңгы бөртек оны кичә кичке ашка тугланды. М.Мәһдиев. Массаны пластик ысул белән әзерләгәндә һәм аңа форма биргәндә, табигый дымлы хәлдә булган яки киптерелгән материалларга су өстәп, --- измә туглана. Төзү материаллары 2) күч. Бер тирәдә әрле-бирле килеп йөрү, әйләнү, болгану. Әрле-бирле тугланып эзләп йөреп тә эләктерә алмагач, Фәтхи --- пычагын юлында очраган кырмыска түмгәгенә батыра да аты янына китә ---. Т.Мөбарәков. Аксап-туксап йөреп тә кеше күзенә кылчык булып кадалмады, үзен кызганып-кимсетеп караучыларның каршында тугланмады. Д.Гайнетдинова 3) күч. Тәртипсез әйләнү, чуалу, буталчыклану. Тәэсирләрнең күплегеннән аның тәмам башы каткан, уй-фикерләре буталып миендә туглана, ләкин алар, ничектер, эзлекле түгел, бер фикер агышы икенчесен басып китә, аннары анысы да юкка чыга иде. А.Вергазов. Бүген минем күңелдә уйлар әйләнде, буталды, тугланды. Ф.Галиев Тугланып алу Кыска гына вакыт туглану. Ашкынулы музыка, ишекләрдән, тәрәзәләрдән урамга бөтерелеп чыгып, өермәдәй тугланып ала да, кире кайтып, заманча киенгән егет-кызларны элеп алып селкеп сала. А.Вергазов Тугланып бетү Тулысынча, тәмам тугланган хәлгә килү. Башта киңәшмәләр, аннары тикшерүчеләр белән мие тугланып бетте. Х.Камалов Тугланып йөрү Әледән-әле, даими туглану. Рюкзак табылган тирәдә сине очратмаммы дип болганып-тугланып йөрдем дә аякларым кая таба атласалар, шунда киттем. Казан утлары Тугланып тору Хәзер, шушы вакытта яки һәрвакыт туглану Тугланып яту сөйл. к. тугланып тору |