ТУГЛАНДЫРУ ф. Берәр нәрсәне әрле-бирле китереп йөртү, әйләндерү, бөтерү. Зират ягыннан искән җилне каеннар каплап тугландыралар. М.Гали. Археолог, табылма тикшергәндәй, эш коралын әйләндереп, тугландырып бик озаклап өйрәнә дә төзәтә, ямый, сипли башлый. Т.Галиуллин Тугландыра башлау Тугландырырга тотыну. Рафаэль, Сәетне күрми, ишетми, ашыга-кабалана төргәкне сүтте, алтынын тугландыра башлады. Т.Галиуллин Тугландыра тору Башка бер эш-гамәлгә кадәр яки шул эш башкарылган вакытта тугландыру Тугландырып карау Нәрсәне дә булса эшләп булу-булмауны тикшерү-сынау өчен тугландыру |