ТУГЛАВЫЧ и. 1) Берәр нәрсәне болгату, туглау өчен эшләнгән махсус җайланма. Газбетонны җитештергәндә, беректергеч матдә, комлы шлак һәм су катнашмасын үзйөрешле туглавычта 4 – 5 минут туглаганнан соң, бу катнашмага алюминий пудрасының сулы суспензиясе өстәлә ---. Төзү материаллары 2) Сыек камыр болгатыр, туглар өчен, төп ягыннан өч-дүрт ябе өскә таба чыгып торган нечкәрәк, кыска таякчык (гадәттә нечкә, яшь чыршы агачыннан шомартып ясала); русчасы: мутовка |