ТУГАЮ ф. диал. 1) Ашап тую, тук хәлгә килү, туйганчы ашау. Колынкаем кырдан кайта тып-тып басып, тугаеп. М.Фәйзи

2) Симерү, тазару, көрәю. Аның казлары тизрәк тугаеп, алданрак куәт җыеп өлгерәләр. М.Шабай

3) Тук хәлгә килү; өлгереп, җитлегеп, орлыкны, сокны мул туплау (ашлыклар, җимешләр тур.). Машиналар --- тугаерга торган арыш башакларын көрән җир белән бергә бутап, изеп бетергәннәр. А.Гыйләҗев

Тугаеп җитү Тәмам тугаю

Тугая бару Торган саен ныграк тугаю

Тугая башлау Тугаю билгеләре сизелү. Кара син аларны, карт юләрләрне, тамаклары тугая башлаганга шулай итенәләр алар. Ф.Бурнаш

Тугая төшү Бераз тугаю; тагын да ныграк тугаю



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә