ТУГАРЫЛУ ф. к. туарылу. Авыр сулап, офтанып куйгач, тугарылып, рәхәтләнеп көлә башлады. Р.Мулланурова

Тугарыла бару к. туарыла бару. Фәкать сәламәтлеге көннән-көн тугарыла барган ишан исправник хозурына килә алмый, үзенең түшәктә ятуын белдерә. Р.Әмирхан

Тугарыла башлау к. туарыла башлау. Разия, иренең тугарыла башлавын сизеп, аңа каш астыннан усал караш ташлады: «И теле, и теле шушының!» Мирас

Тугарыла төшү к. туарыла төшү

Тугарылып алу к. туарылып алу. Юк, алтын тәңкәм, бармыйм, синең янда кунарга калам, минем дә тугрылыклы подданныйларым кебек тугарылып алырга хакым юкмыни? Р.Мирхәйдәров

Тугарылып бетү к. туарылып бетү. Партия дигән ат-арбаның дирбияләре тугарылып бетеп барса да, кемнәрнеңдер әле дилбегәне нык итеп тотарга тырышып тырмашкан чаклары. Р.Фәйзуллин

Тугарылып җитү к. тугарылып бетү

Тугарылып калу к. туарылып кую. --- мин аның алдында җырлый алырлык хәлдә түгел идем инде. Әллә ничек берьюлы бушап, тугарылып калдым. Ә.Еники

Тугарылып китү к. туарылып китү. Диңгез буендагы нәни генә курорт шәһәре бит инде, тугарылып китеп, башта – күлмәкне, аннары майканы да салып аттым. Р.Вәлиев

Тугарылып кую к. туарылып кую. Тугарылып куйган атларым ---. Зөлфәт. Шул кеше, кайтып, йортының ишеген ачып кердеме, тугарыла да куя. Г.Хөсәенов

Тугарылып ташлау к. туарылып ташлау. Тиз арада тугарылу. Кичә генә, нишләптер, тугарылып ташлаганмын. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә