ТУГАРУ ф. диал. к. туару. Ахырда, үгезне тугарып, чанага Күк бияне җиктеләр. Н.Әхмәдиев. Яр кырыендагы чирәмлеккә атын тугарып җибәрә: «Ашый тор, Аккошым, әле мин бу мичкәгә чиләкләп су тутырганчы, ике тапкыр туеп өлгерерсең». Ф.Яруллин Тугара башлау к. туара башлау. Сабир карт --- тугара башлаган атны тәртә арасында калдырып, Фатыйх янына килде. Г.Галиев Тугарып бетерү к. туарып бетерү. Атын тугарып бетергәч, өстенә Марфадан онытылып калган толыпны ябып, Күк бияне Чулман болынының хуш исле печәненә кушты. Н.Әхмәдиев Тугарып карау к. туарып карау. Тугарып та караганнар, тормаган малкай. Казан утлары Тугарып кую к. туарып кую Тугарып ташлау к. туарып ташлау. – Бурычыңны бүтән төсле түләрсең соң, ни булган ул чаклы! – дип, бөтенләй тугарып ташлый. Х.Камалов |