ТУГАНЫМ и. 1) к. туганый (1 мәгъ.). Әминә, яртылай чишенгәч, барып, бер йомшак эскәмиягә ташланды да: «Кил әле, туганым, алдыма утыр әле», – дип, чишенеп тора торган Хәятны чакырды. Ф.Әмирхан. [Әни] Галимәгә карап: «Әйдә, Галимә, туганым, юынып ал, мин самавыр куйыйм»... – ди[де]. М.Гафури

2) иск. Бер ир хатыннары яки килендәшләрнең бер-беренә эндәшү сүзе. [Хатын] сорый һаман: яңалык, ди, Яңа ботинка юк бит, ди, Туганыма алдың бит, ди, Миңа да бир, китер, кайда? Г.Камал. --- әни --- көндәш булып килүе белән хастаны бик гарьләндерәсе дә килмәгәнен сиздерә, кире китәргә дә риза икәнлеген белдерә. Әмма --- дөньясыннан тәмам бизгән --- хатын: «Юкны сөйләмә, туганым. Син китсәң, икенче берәү килер, монда йортны алып барырга кемдер кирәк бит инде», – ди. К.Миңлебаев

3) Иркәләп, яратып әйтелә торган эндәш сүз. Шатлану куанычыннан авызын җыя алмаган Бәһрам: «И-и туганым! Сине дә исән-имин күрәсе көннәр бар икән!» – дип, Иргалине җилкә-аркаларыннан кагып-сөеп алды. М.Хәсәнов. Шул телсез сабыйларның ни гаебе бар, ә, туганым? А.Хәлим

4) Апа, җиңги, абыстай һ.б.ш. сүзләр алдыннан килеп, аларга иркәләү, ярату, хөрмәтләү төсмере өсти торган сүз. Син генә аңа «туганым җиңги» дип исең китеп йөри. Г.Камал. Туганым абыстайны җизни уналты яшендә ала. Л.Хәмидуллин. Берсендә туганым апам: – Безне кем кияүгә димләсен, нәселләрендә тилемсәләр бар, диләр дә, бүтәннәргә өйләнәләр, – диде. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә