ТУГАНЫЙ и. сөйл. 1) Дусларча, якын итеп, үз итеп эндәшү яки атау сүзе; туганкай. Хатыннар киләләр дә аның белән кул биреп күрешәләр: «Исәнме, туганый, бик исән-сау гына килеп җиттеңме?» А.Шамов. Туганый, әнә теге вагонны Казанга чаклы гына алып бар әле. Р.Кәрами

2) Кечерәк яшьтәге кешегә иркәләп, яратып эндәшү сүзе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә