ТУГА’Н-ҮСКӘН с. Теге яки бу кеше дөньяга килгән, туып үскән (урын тур.). Туган-үскән илләреңдә Гомер кичерсәң иде. Җыр. Кичерелгән җәбер-золымнар һәммәсе искә төшеп, кешеләрдә туган-үскән җирне ташлап китү теләге көчәйгәннән-көчәя бара иде. М.Галәү. Әйтерсең лә кыр казлары Җырлап үтте турыбыздан: «Өзелмәсен тамырыгыз Туган-үскән ягыбыздан!» С.Әхмәтҗанова |