ТУГА’Н-ТУМАЧАЛЫК и. 1) Туганлык мөнәсәбәтләре. Туган-тумачалык турында җырлыйлар. Р.Миңнуллин. Ханнар һәм бәкләр нәселендәге туган-тумачалык та күптәннән килә. Ф.Хуҗин

2) Хезмәт урыныннан файдаланып, якыннарына яки туганнарына ташламалар ясаудан, аларны үз җитәкчелеге астына эшкә алудан, урынсыз яклаулардан гыйбарәт җитәкчелек принцибы; кода-кодагыйлык, агай-энелек. Аның сөйләгәне бар: туган-тумачалык, әшнәлек юк, ди, немецларда. Х.Камалов. Блат, ягъни мәсәлән, әшнәлек, туган-тумачалык, кода-кодагыйлык кебек төшенчәләр адәм баласының канына, зиһененә ана сөте белән үк сеңә торгандыр, мөгаен. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә