ТУГАННА’РЧА рәв. 1) Туганнар, кардәшләр арасында кабул ителгәнчә җылы, чын күңелдән. Газинур --- Сәлимгә якынрак елышып, туганнарча итеп: – Әллә сәламәтлек шәп түгелме, Сәлим? – диде. Г.Әпсәләмов. Сабит, сул кулы белән маңгаен кашый-кашый, номер җыйды, менә аның кырыслыгын елмаю алыштырды, ул ниндидер Иван Иванович белән якын туганнарча хәбәр бүлешергә тотынды. А.Гыйләҗев 2) күч. Иптәшләрчә, дусларга хас булганча. Без, өч дус, үзара туганнарча саубуллаштык та, өчебез өч якка юл алдык. Г.Кутуй. Үзбәк агай-энеләр дә үткәннәрне дөрес анализлап, киләчәктә татарлар белән туганнарча мөнәсәбәт урнаштырырлар, дип өметләник. Т.Миңнуллин |