ТУГАНЛАШУ ф. 1) Нинди дә булса кеше яки кешеләр төркеме белән туганлык (1 мәгъ.) мөнәсәбәтенә керү. Күрән бинең Биар ханы белән туганлашасы килә. Н.Фәттах. Ипидә кешеләрне бер-берләре белән туганлаштыра торган көч бардыр, күрәсең. Ф.Яруллин 2) күч. Якын дуслык мөнәсәбәтләренә керү, дуслашу. Без кул күтәрәбез! Төрле милләтләрнең Туганлашкан, бердәм Хезмәт халкы өчен! М.Җәлил. Бөек Ватан сугышы чорында туганлашкан өч дәүләт: Англия, АКШ һәм СССР, сугыш бетүгә, корт чаккандай як-якка сибелә. Р.Садриев 3) күч. Фронтта каршы якларның солдатлары үзара бердәмлекне, фикердәшлекне белдереп, хәрби хәрәкәтләрне, сугышны, көрәшне туктату, татулашу күренеше; русчасы: братание. Немецларның рядовой солдатлары хәзер һәр көн безнең белән туганлашып торалар. Алар да бу канлы сугышка чик куеп, туган җирләренә кайтып, тыныч көн күрү юлына керү сәгатьләрен көтәләр. М.Гафури Туганлаша тору Башка бер эш-гамәлгә кадәр яки шул эш башкарылган вакытта туганлашу; әледән-әле туганлашу. Күпләре биредә сыену урыны гына түгел, үзләренең бердәнбер ярларын тапты, башлы-күзле булды. Шулай итеп ике ыру кушылып туганлаша торды. Р.Сәгъди Туганлашып бетү Бөтенләй туганлашу. Менә дистә еллар буена шулай дәвам иткәч, ырулар инде туганлашып та бетәләр. Р.Сәгъди. Көн саен мәйданга йөреп, митингдашлар инде тәмам туганлашып беткәннәр, килү белән үзара кул бирешеп күрешеп чыгалар. К.Кәримов Туганлашып карау Туганлашырга омтылыш ясау Туганлашып китү Билгеле моменттан башлап, тиз арада туганлашу. Бу минутта Сәлимгә булган элекке ачулары тәмам онытылган, ә Сәлим аңа ничектер якынаеп, туганлашып киткән кебек иде. Г.Әпсәләмов. Җиңелгәннән соң, болгарлар җиңүче татарлар белән туганлашып китә, --- уртак никахлар да күбәя ---. Р.Батулла Туганлашып кую Кинәт, тиз арада ниндидер сәбәп аркасында туганлашу. Балаларыбыз бергә үсеп, тора-бара туганлашып куюыбыз да бар. Ф.Тарханова. Әнә шулай француз Анри Лакманның «кадерле дустым» дип башланган чыгышыннан соң ике җитәкче туганлашып та куйды. Ватаным Татарстан |